11 февраль көнне Монай авылы китапханәчесе, «Тургай» балалар бакчасы сабыйлары белән, «Лесные полянки от Виталия Бианки» дип исемләнгән, танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханәче балаларны язучы В.Бианки белән таныштырды, аның табигатьне бик яратуы турында сөйләде. В. Бианкиның тормышы һәм иҗаты турында слайдлы презентация тәкъдим ителде. Балалар «Ябалак» хикәясен тыңладылар, кошлар һәм җәнлекләр турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Тычкан баласы Пит» мультфильмын карадылар.
.jpg)
.jpg)