Моң чишмәсе

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

12 февраль көнне Камай авылы “Чулпан” балалар бакчасында авылдашыбыз, моңлы сандугачыбыз Вафирә апа Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе булды.

Китапханәче Галимуллина Г.М. кечкенәләргә Вафирә апа турында сөйләде,аның фотоларыннан төзелгән презентация күрсәтте. Балалар җырчыга багышлап чыгарылган китаплар белән таныштылар һәм Вафирә апа башкаруында җырлар тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International