Әкиятләр иленә тылсымлы сәяхәт

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

11 февраль көнне Тихоново авыл китапханәсендә А.С.Пушкин истәлегенә багышланган «Әкиятләр иленә тылсымлы сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

А. С. Пушкин хәзердә өлкәннәр һәм балалар арасында иң күп укылган автор булып тора. Укучыларны бигрәк тә Пушкинның гаҗәеп әкиятләре җәлеп итә. Әдәби сәгатьтә балалар " Пушкин әкиятләре дөньясы» исемле презентация белән таныштылар, әкиятләрдән өзекләр карадылар, әкиятләр укыдылар һәм викторинада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International