Крылов мәсәлләр бабасы

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

13 февраль көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә рус әдәбияты классигы Иван Крыловның 250 еллык юбилеена багышланган “Крылов мәсәлләр бабасы “ дигән  әдәби сәгать узды.

Күп кенә буын балалары  Иван Андреевич Крыловның мәсәлләрен яраталар һәм беләләр. Гомер буе Крылов ике йөздән артык мәсәл язган. Балаларны язучы белән таныштыру Санкт-Петербургның танылган җәйге бакчасына виртуаль сәяхәттән башланды. Чөнки нәкъ менә шунда аңа  һәйкәл куелган. Китапханәче яшь китап укучыларны И. А. Крылов иҗаты белән таныштырды, "Аккош, чуртан һәм кысла" исемле мәсәлне укыды. Аннары балалар мәсәл геройлары ролендә уйнап, үзләрен сынап карадылар. Соңыннан балаларга укылган әсәрләр буенча рәсемнәр ясарга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International