Батырлык исеме Эфганстан

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Эфганстан,исемен шигьри синен,

Жирен сихри,кыя,таш-тауларын!

Изге дуслык бурычын утэр эчен

Сина китте бик куп якташларым.

 

15 февраль кэнне сугышчы-интернационалистларны искэ алу кэне унаеннан Сэйтэк авыл китапханэсендэ «Батырлык исеме Эфганстан»» дип исемлэнгэн хэтер сэгате  уткэрелде.

Китапханэче Данилова Е. укучыларны Эфганстан сугыш тарихы белэн таныштырды, узлэренен хэрби бурычларын геройларча башкарган эфганчылар турында сэйлэде. Бу чарага китап кургэзмэсе оештырылды, «Афганистаннын утлы юлларын уткэн авылдашларыбыз» дип исемлэнгэн альбом эшлэнде. «Огненными дорогами Афгана» дигэн китаптан хэм презентация аша укучылар Эфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында бик куп язмалар булуы турында белделэр. Алар авылыбызда барлыгы 10 кеше, барысы да исэн-саулар. Зур чыныгу алган егетлэребез тыныч тормышта да сынатмыйлар. Безнен телэгебез шул: жир йэзендэ сугыш афэтлэре булмасын, газиз балаларыбыз кайгы китермэсен, балалар ятим усмэсен, хатын-кызлар толлык курмэсен, энилэр бэгырь жимешлэрен югалту ачысын курмэсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International