Тарихи сәгать “Әфганстан-XXгасырның каһарманлыгы һәм фаҗигасы”

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

15 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсе Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган “Игълан ителмәгән сугыш” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды һәм “Әфганстан–XX гасырның каһарманлыгы һәм фаҗигасы” дип аталган тарихи сәгать үткәрде.

Алып баручылар Сафина А.А. һәм Кудрина Г. Р. бу сугышның тарихы, ул китергән афәтләр турында сөйләделәр. Авылдашлары Әфганстан сугышы ветераны Миназетдинов И. С., Әфганстанда хезмәт иткән вакытларын искә төшереп, үз хис-кичерешләре белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А. залдагыларга тыныч тормыш теләп ветеранга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Х Фәхретдиновның “Игълан ителмәгән сугыш”, Әфган сугышын үз күзләре белән күреп анда булган вакыйгалар турында язган төрле авторларның “Кайнар җир буйлап” китабыннан өзекләр укыгач, мондый сугышлар кабатланмасын дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International