18 февраль көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният сараеда татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган “Умирая,не умрет герой” әдәби кичә үткәрелде.

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

 18 февраль көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният сараеда  татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган “Умирая,не умрет герой” әдәби кичә үткәрелде. Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова һәм театр җитәкчесе Гөлназ Стрелкова  презентация аша шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды.  Муса Җәлилнең сабыйлар һәм өлкәннәр өчен язылган  җырларын, шигырьләрен тыңладылар. Шунысы куанычлы, кичәдә катнашучылар шагыйрьнең иҗаты белән таныш,  хәтта Ульяна Егорова, Ярослав Дунаев  һәм Риана Бахтеева яттан шигырьләрен сөйләделәр.Шулай булганда гына, аның иҗаты онытылмаячак, буыннан буынга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International