21 февраль көнне Фируза Габдрахманова 1нче урта мәктәбендә 5 сыйныф балалары белән Муса Җәлилгә багышланган әдәби сәгать үткәрде. Фируза Габдрахманова балаларны Муса Җәлилнең кыскача биографиясе белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең концлагерьда тоткынлыкта үткәргән вакытта, бердәнбер коралы – аның шигырьләре булуын белделәр.
Каты газаплар да, үлем җәзасына хөкем ителгәннәрнең камералары да шагыйрь ихтыярын сындырмаган. Муса Җәлил исеме батырлык символын гәүдәләндерә.
Күп кенә китап укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның фаҗигале язмышы, Россиягә әсирлеккә язылган шигырьләре ничек эләгүе турында белделәр.
Балалар барысы да бердәм булып Фируза Габдрахмановага рәхмәтләрен белдерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)