Татар теле – энҗе мәрҗән теле

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

21 февраль - Халыкаратуган тел көнендә, Турай авылыавылы китапханәсе “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән төбә кара акциядә катнашты.

Бу акциянең максаты – үсеп килүче буынар асында милли фольклорны киң пропагандалау. «Карлыгач» балалар бакчасына йөрүче кечкенәләр өчен “Татар теле – энҗе мәрҗән теле” исемле тематик кичә үткәрелде. Балаларга татар халкының бәйрәмнәре, гореф–йолалары, милли ризыклары турында әңгәмә уздырылды. Кичә  әкият карау белән тәмамланды.

Мәктәп укучылары өчен “Татар теле – энҗе мәрҗән теле” исемле сәнгатьле уку уздырылды. Әлеге бәйгедә укучылар Г. Тукай, М.Җәлил шигырьләрен  яттан сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International