Бәзәкә китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Сугыш балалар күзе белән” дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче балаларга рәсем сәнгатенең көче турында сөйләде, Бөек Ватан сугышы чоры плакатлары, танылган рәссамнарның рәсемнәре белән таныштырды, китаплардан өзекләр укыды. Аннары укучылар эшкә тотындылар, сугыш темасына рәсемнәр ясадылар. Соңыннан жюри нәтиҗәләр чыгарды: Сиразетдинова Айзилә(I-урын), Ростов Данил(II-урын), Рдаева Рания (III-урын) алдынгы урыннарны алдылар. Ахмадуллина Лилия һәм Набиева Самина “Иң оригиналь рәсем” ясаучылар булдылар. Китапханәче конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)