ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль – Халыкара туган тел көнендә, Татар китапханәсе, Ульяновск өлкәсенең С.Т.Аксаков исемендәге китапханәсе игълан иткән “Безнең тамырларыбыз. Фольклор укыйбыз” акциясенә кушылды. Чарада 1нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары катнашты. (укытучылары Ганиева А.С.) Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларга бәйрәмнең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирде, фольклор әсәрләрен яктырткан китап күргәзмәсе белән таныштырды. Акция кысаларында, татар халык авыз иҗаты

үрнәкләре тыңланды. “Өч сорау” әкияте кычкырып укылды, эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде. Балалар “Төлке белән каз”, “Өч кыз”, “Ике ялкау” әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Укучылар үз проетлары белән дә чыгыш ясады: табышмаклар, мәкальләр, тизәйткечләр, такмазалар әйттеләр. “Туган тел минем өчен нәрсә ул?” дип куелган сорауга, һәркайсы үзенчә җавап бирделәр. Татар телендә аралашучы, бәйрәмгә нык әзерлек белән килгән укучылар Мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Бу балалар туган телләрендә белемнәрен камилләштерүне дәвам итәрләр дигән ышаныч бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International