Бу турыда гражданнар җыенында әйтелде. Авылның тарихы бай, аның мәдәни һәм тарихи мирасы туристларны җәлеп итәрлек. – Хәзер без бөртекләп керәшеннәрнең тормыш-көнкүрешен чагылдыручы материаллар туплыйбыз, – ди җирлек башлыгы Валентина Мамакова. – Бу эштә һәркем катнаша ала. Докладчы сүзләренчә, Иске Гришкинда көн саен тормыш шартларын яхшырту буенча беренчел мәсьәләләр хәл ителә, бүгенге көндә юлларны кардан чистарту, каты көнкүреш калдыкларын, шул исәптә эрегабаритлы чүпләрне чыгару актуаль. Үзара салым акчаларына һәлак булган якташлар һәйкәлен ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юлларга таш җәю эшләре планлаштырыла. – Өмәләрнең оештырылган төстә узуы шатландыра, аларда бюджет учреждениеләре вәкилләре, балалар катнаша. Узган елда уртак тырышлык белән Илькинода чишмәне тәртипкә ктердек. Анда нибары ике генә кеше яши, шулай булуга карамастан, әлеге торак пункттан чыгучыларны җыеп Кече авыллар көне оештырдык. Җыелганнар Карман авылындагы яңа йортларны газлаштыруга кагылышлы, Гришкинда чишмәне төзекләндерү һәм башка сорауларны бирделәр. Алар контрольгә алынды. Ахырда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җирлек халкының хезмәт сөючәнлеген, мобильлеген билгеләде. – Үсеп килүче буын белән эш алып барыла, – диде ул. – Җыен алдыннан без яшьләрнең концертын карадык, отчёт чорында алты бала тууы куанычлы. Димәк, авылның киләчәге бар.