Бүген бөек галим Дмитрий Иванович Менделеевның тууына 185 ел тулды. Бу уңайдан Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен, галим тормышындагы кызыклы фактларга багышланган, «Менделеев – бөек исем» дип исемләнгән интерактив викторина үткәрде. Балалар химия өлкәсеннән һәм Д.И.Менделеевның тормыш юлы буенча сорауларга актив җавап бирделәр.