Иҗтимагый Совет сәламәт яшәү рәвеше өчен

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Иҗтимагый Совет рәисе Марат Зарипов 2018 ел эшчәнлеге йомгаклары турында сөйләде. Совет составында 12 кеше, отчёт чорында 12 утырыш үткәрелде, Марат Мисхатович үзе, кеше хокуклары буенча вәкил буларак 136 кешене кабул итте. – Безнең тәкъдимнәр киңәш бирү характерында, – диде ул, – шулай булуга карамастан без сәламәтлек саклау, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыруны тикшерү мәсьәләләрендә катнашабыз. Хәзер

сәламәт яшәү рәвеше буенча проект әзерлибез, бу уңайдан предприятиеләрдә производство гимнастикалары үткәрү, спортинструктор ставкасы булдыру вариантларын карау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International