Шушы көннәрдә Песәй мәктәбенең мәртәбәле укытучысы, мәгариф ветераны, туган якны өйрәнүче Наил Тимербаев күркәм юбилеен билгели. Тынгысыз җанлы Наил Шакирҗанович һәрвакыт эзләнүдә, иҗат итүдә. Сугыш кырында башларын салган якташларының язмышларын барлауда, исән кайтканнарының хатирәләрен тарихка кертүдә зур эш башкарып, ул “Батыр авылдашларым” исемле җыентыклар нәшер итте. Хәзерге көндә Песәй авылының тарихын язу белән мәшгуль. – Бу эшне үземә максат итеп куйдым, – ди ул. – Кызыклы фактлар табам, архивларга мөрәҗәгать итәм, өлкән яшьтәге кешеләрнең сөйләгәннәрен теркәп барам. Тарихи җыентык яшь буынны кече ватаннарының милләтпәрвәрләре итеп тәрбияләүгә ярдәм итәр дип ышанам. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем Н.Тимербаевка да туры килә. Күңел җылысын биреп салган йорты ерактан ук балкып тора, бакчасында җиләк-җимешне, яшелчәләрне, чәчәкләрне дә үзе үстерә. Балта остасы буларак та кулы эш белә: бизәкләп ясаган тәрәзә өлгеләренең һәркайсы үзенчәлекле. Наил Шакирҗанович алга барырга, тырышып яшәргә өйрәнгән. Туган ягы өчен янып-көю, кешеләргә хезмәт итү, матурлык тудыру – аның тормышының мәгънәсе.