Песәй авылы китапханәсенә кунакка «Чулпан» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче Гөлия Хасанянова килделәр. Китапханәче Рузалия Яраханова балаларга бина буйлап экскурсия үткәрде, аларны кызыклы китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Ул "Һөнәр – кулдагы алтын беләзек» танып-белү сәгате үткәрде. Бу көнне кызлар һәм малайлар укытучы, тәрбияче, табиб, полицейский һөнәрләре турында белделәр. Популяр балалар авторы Ирина Солнышконың «Һөнәрләр турында уйгныйбыз» сериясеннән китаплар укылды. Балалар «Кем булырга телисең? " дигән сорауга фикер алышуда бик теләп катнаштылар. Кызларга пешекчеләр һәм сатучылар һөнәре ошаса, малайлар пилотлар, машина йөртүчеләр һәм төзүчеләр булырга теләк белдерделәр. Әңгәмә барышында балалар табышмаклар чиштеләр, һөнәрләр турында мәкальләр искә төшерделәр.