« Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Песәйлеләр "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылдылар. Аны Свердловск өлкәсе Талица шәһәренең китапханә-мәгълүмат үзәге оештырды. Акция кысаларында китапханәче Рузалия Яраханова «Сугыш мизгелләрен китапларда искә алу " дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Акциядә Песәй урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Ул мәктәп укучыларына Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның эшчәнлеге, герой-пионерлар: Леня Голиков, Валя Котик, Зоя Портнова турында, яшь партизаннар каһарманлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Бу көнне китапханәдә Б. Лавреневның «Разведчик Вихров», Ф. Семяновскийның «Фронт балачагы повесте» китапларыннан өзекләр яңгырады. Кызлар һәм малайлар сугыш хатирәләрен кызыксынып тыңладылар һәм фикер алышуда актив катнаштылар. Укучыларга шулай ук «Көчле рухлы" күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде. Ахырда илебез каһарманнары турында күргәзмәдән алты данә китап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International