28 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсе татар әдәбиятының классик язучысы, драматург Шәриф Камалның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Матур туганда“ дигән әдәби сәгать үткәрде.
Язучының тормышы, иҗаты белән танышкач, китап укучылар аның бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрне нечкә психологик алымнар белән сурәтләгән “Буранда“ хикәясен тулысынча укыдылар. Ана һәм бала турында мәкальләр уку, “Әнкәмнең догалары“ җырын да башкару бу теманы тагын да тулыландырды. Китапханәче “Акчарлаклар” повестенең эчтәлеге белән кыскача таныштыргач, бу әсәрнең “Мин сине көтәрмен” бүлеген укыдылар һәм шушы повесть буенча куелган спектакльгә Х. Вәлиуллинның Р.Әхмәтҗанов шигыренә язылган “Акчарлаклар“ җырын Сафина А.А. башкаруында тыңладылар. Драма әсәрләреннән, “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясенең эчтәлеген искә тәшереп, Галимә-Хаҗи диалогын укыдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)