Авыл туризмын бергәләп үстерәбез

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Тиздән Менделеевск районы җитештерүдәге уңышлары белән генә түгел, авылларда туристларны җәлеп итү буенча да ассоциацияләнәчәк. С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда узган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар нәкъ менә шундый фикергә килделәр. Очрашуны туган якны өйрәнү музее оештырды. Ул районның бай тарихи-мәдәни мирасын саклап кына калмый, аудитория белән эшләү формасын да камилләштерә. «Туризмны үстерүче фактор буларак торак пункт тарихы» темасына үткәрелгән конференциядә музей хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар, авыл җирлекләре башлыклары, китапханәчеләр, авыл мәдәният йортлары мөдирләре, Алабуга һәм Яр Чаллыдан кунаклар катнашты. Җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде: ‒ Семинардагы бурычларның берсе ‒ райондагы туристлык ноктасын билгеләү. Һәр авыл ‒ гомуммилли мәдәни мирасның бер өлеше, ләкин нәкъ менә җирле колорит, аны тәкъдим итүдә төрле алымнар куллану туризмның актив үсешенә китерә, ‒ ди Валерий Сергеевич. Аннан соң залдагылар район авылларында мәдәни һәм туризм мәйданнарын үстерүгә йогынты ясаучы иң яхшы практикларны тикшерделәр. Семинарда катнашучылар башка районнар үрнәгендә авылларда туризмны үстерү белән таныштылар, туристларны җәлеп итү өчен үз стратегияләрен булдыру турында сөйләштеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International