Татар китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Акциядә 1 мәктәпнең 5 сыйныф укучылары катнашты (Укытучылары: Ганиева А.С.) Бөек Ватан сугышында партизан отрядларының дошманны җиңүгә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Партизаннарның кыю гамәлләре аркасында илбасарлар үзләрен куркынычсыз хис итә алмады. Бу гитлерчыларга бик зур әхлакый басым күрсәтте. Китапханәче Гөлназ Хафизова партизаннар хәрәкәтендә балалар һәм яшүсмерләрнең дә катнашуы турында сөйләде. Герой исеме бирелгән яшүсмерләр турында слайдлар аша таныштырды. Печерская А.Н. “Дети-герои Великой Отечественной войны”, “Сугыш чоры балалар әдәбияты”, “Утлы еллар кайтавазы” китапларыннан Айтбаева Азалия, Тимергалеев Булат, Кашапова Азалия, Җиһангирова Эвилина татар һәм рус телләрендә өзекләр укыдылар. Укылганнар буенча бергәләп фикер алышу үткәрелде. Валентин Катаевның “Сын полка” әсәренә буктрейлер күрсәтелде.