«Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше»

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

"Өмет яры" халыкка комплекслы иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре белән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше» темасына әңгәмә-фикер алышу уздырдылар . Камай авылының социаль хезмәткәрләре туган як тарихы, татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше турында кызыклы материаллар әзерләгәннәр. Алар өлкән яшьтәге кешеләр белән бергә татар автономиясе оештырылу тарихын, Татарстан Республикасы барлыкка килү этапларын искә алдылар. Өлкән яшьтәге гражданнарны танып-белүгә җәлеп итеп, социаль хезмәткәрләр алар өчен вакытны кызыклырак үткәрергә тырыштылар, бу исә аралашу даирәсен киңәйтергә мөмкинлек ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International