Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

1нче урта мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион очрашуы узды. Традиция буенча очрашуны мәктәпне тәмамлаучылар Шәйморатов Динар һәм Шәйдуллин Ренат үткәрде. Сәхнәгә рәхмәт сүзләре белән юбилей чыгарылышлары: 1989, 2004, 2009 һәм 2014 еллар кызлары һәм егетләре чыгыш ясады. Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучыларына күңелле сюрпризлар әзерләделәр: җырлар һәм чәчәкләр. 30 еллык чыгарылышның чыгышы бик матур булды. Алар мәктәпкә ролик һәм җыр багышлап кына калмыйча, бүләк тә тапшырдылар: бинаның фасадына электрон табло. 2004 ел чыгарылышы мәктәпкә дәресләр расписаниесе өчен стенд, ә 2009 ел чыгарылышы принтер бүләк итте. Концерт программасыннан соң укучылар мәктәп елларын искә төшерү өчен кабинетлар буенча таралыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International