Өченче яшь университеты

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Өченче яшь университетының рәсем факультеты Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлеге каршында гамәлдә. Һәвәскәр рәссамнар шөгыльләргә теләп йөриләр. Изостудиядә һәрвакыт иҗади атмосфера хөкем сөрә. Нина Денисова һәм Татьяна Прохорова биредә факультет ачылганнан бирле. Узган ел алар үз эшләре белән С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда оештырылган ике күргәзмәдә катнаштылар. – Рәсем сәнгате белән яшьтән үк кызыксынам, – дип сөйли Татьяна Алексеевна, – бераз рәссам-бизәүче булып эшләдем. Хәзер зур канәгатьлек хисләре белән яраткан хоббием белән изостудиядә шөгыльләнәм. Нина Денисова рәсем ясауның тормышка яңа импульс бирүен, кул белән эшләнгән матурлыкны йөрәге аша үткәрергә өйрәтүен әйтте. – Миңа аеруча пейзажлар ошый, шулай ук сюжетлы композицияләр кызыклы. Илһам өйдә дә минем белән, тизрәк яраткан мавыгуыма тотынам. Факультет педагогы Любовь Аликина сүзләренчә, коллективка сәнгать яратучылар өстәлде. Люция Клюкина, Люция Бикбова, Нина Романова, Валентина Пальцева – сабыр һәм активлар, кызыксынучаннар. – Безнең шөгыльләрдә теләсә нинди иҗади инициатива хуплана, – ди Любовь Ильинична, – иң мөһим критерий – элементар белемнәрне үзләштерү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм, билге инде, позитив кәеф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International