Республика күләмендә 20 тәрбияче һөнәри осталык бәйгесендә иң яхшылар исемен яулау өчен көч сынашачаклар.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри бәйгесенең зона этабы төгәлләнде. Анда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларыннан 108 педагог осталыкларын сынады. 11 еннән 15 мартка кадәр Казанда узачак бәйгенең финалында зона этабында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 20 конкурсант катнаша. Алар арасында якташыбыз, 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова да бар. Педагоглар түбәндәге конкурс чараларында катнашачаклар: - мастер-класс (11.03.2019); - балалар белән педагогик чара (12-13.03.2019); - «Минем уңышлы проектым» доклад-презентация (14.03.2019).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International