Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге датаны балалар белән бергә искә төшерделәр. Башта "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче нәниләргә "Туган телем- матур тел" дигән чара үткәрелде. Китапханәче белән берлектә оештырылган кичәдә балалар табышмаклар, мәкальләр белән таныштылар, "Баян телләре" дигән уен уйнадылар, татар халкының матур көйләрен тыңладылар, күңелле әкиятләр карадылар. Мәктәптә оештырылган чарада укучылар әлеге көннең тарихы белән таныштылар, юбиляр язучылар турында презентация карадылар, түгәрәк өстәл артында кызыклы уеннар,викторина биремнәрен үтәделәр. Һәркем татар теленең бөек тел икәненә тагын бер кат инангандыр дип уйлыйсы килә.