15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Песәй авыл китапханәсендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан «Әфганстан юллары» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче балаларга Әфган сугышының фаҗигале вакыйгалары, хәрби каршылыкларда катнашкан авылыбызның батыр егетләре турында сөйләде. Шуларның берсе-Фәттахов Ришат Касыйм улы, ул Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән. Балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән Фәттахов Ришат абыйның фотосүрәтләре, грамоталары белән таныштылар. Безнең арада шундый батырларыбыз булганга без шатланабыз һәм алар белән горурланабыз