Әдәби сәгать “Татар әдәбиятының морзасы”

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, татар әдәбиятының олуг язучысы Әмирхан Еники ның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Татар әдәбиятының морзасы“ дигән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче китап укучыларны язучының тормышы, иҗаты һәм күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды. Китапханәнең даими китап укчылары Галимарданова К.А., Кудрина Г. Р., Зинатуллина Р. М. язучының сугыш елларында язылган “Кем җырлады?”, “Ялгыз каз”, “Бер генә сәгатькә” хикәяләрен сәнгатьле итеп тулысынча укып чыктылар. Китап укучылар “Әйтелмәгән васыять” повестен инде элек укыган булсалар да, Ак Әбинең әйтелмәгән васыяте, аның вафатыннан соң калган әйберләрнең язмышы турында язылган урыннарны яңадан укыдылар. Әдәби сәгатьне йомгаклап китапханәче язучының әсәрләренең тирән психологизм, лирик һәм фәлсәфи әһәмиятлелек белән аерылып торуын һәм язучының тел байлыгы гаять тасвирлы, мәгънәле булуын ассызыклап әйтеп үтте. Бу чараның нәтиҗәсе булып, 4 китап янә үз укучысын тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International