1 мартта без планетада иң популяр йорт хайваннары – мәчеләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмне беренче тапкыр 2004 елда Мәскәү мәчеләр музее инициативасы белән билгеләп үткәннәр. Мәчеләр күп кенә китапларның геройлары булды: алар җинаятьләрне тикшерә, корабльдә сәяхәт итә һәм хәтта төлкеләрне дә аулый ала! Илнәт авыл китапханәсендә “Мәчеләр китап битендә“ дигән мәгълүмат өстәлендә укучылар мыекбайлар турында төрле әсәрләр белән таныштылар.
Китапханәче балаларга мәчеләрнең һәрвакыт иң яраткан һәм популяр хайваннар булуын сөйләде. Аларны планетада яшәүчеләрнең яртысы диярлек тота. Шулай ук мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмакларны искә төшерделәр, мәчеләр турында күңелле тарихлар сөйләделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)