2019 елның 1 мартында Казан шәһәрендә ТР удмурт милли-мәдәни автономиясенең конференөиясе узды. Чарада удмуртларның җирле-мәдәни автономиясе эшли торган районнар: Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Түбән Кама, Мамадыш һәм башкалар катнаштылар. Менделеевск районы делегатлар арасында Александр Кузнецов- Монашево мәдәният йорты директоры, Мария Ботникова –«Теремшур» ансамбле җитәкчесе, Вера Степанова- Яңа Бирде авылы китапханәчесе һәм Марианна Кузнецова- Менделеев районы җирле-мәдәни автономиясе рәисе катнаштылар. “Өч ел эчендә зур эш өлкән кешеләр арасында гына түгел,ә балалар һәм яшҗләр арасында алып барыла”,- дип әйтте Марианна Кузнецова. Чара барышында Марианна Кузнецова Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
.jpg)