Татар әдәбиятының олуг язучысы Әмирхан Еники ның тууына 110 ел тулу уңаеннан Камай авылы китапханәсендә “Әмирхан Еники тылсымы“ дигән әдәби очрашу уздырылды.
Әмирхан Еники. Бу язучы — чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә аның бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр диңгезе чагыла. Әмирхан Еники әсәрләрендә шатлыклы мизгелләр дә, кайгы-сагыш бураннары да, йөрәктә кайнаган ут-ялкын да урын таба. Китапханәче Галимуллина Г.М. очрашуда катнашучыларны әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Өлкән буын вәкилләренә таныш булган “Әйтелмәгән васыять”, “Кем җырлады?”, “Бер генә сәгатькә”, “Матурлык” әсәрләре кычкырып укылды. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичәдән өзекләр күрсәтелде. Ә.Еникиның әсәрләрен кайта-кайта укыйсың, укыган саен яңа нәрсә ачасың, үзең дә сизми язучының тылсым дөньясына чумасың. Шуңа күрә дә аның әсәрләре еллар агымында популярлыгын югалтмый безнең көннәргә килеп җиткән.
.jpg)
.jpg)
.jpg)