Экологик сәгать ”Без табигать өчен җаваплы”

2019 елның 5 марты, сишәмбе

4 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә Халыкара кыргый табигать көне уңаеннан “Без табигать өчен җаваплы“ дип аталган экологик сәгать үткәрелде.

Бу чарада табигатьне: үсемлекләр, хайваннар дөньясын саклау, сулыкларны,  һаваны  пычратмау, әйләнә - тирә мохитка сак карау  турында әйтелде. Шуны ныгытып, балалар табигатькә кагылышлы төрле сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәче язучыларның күргәзмәдәге табигать, андагы хайваннар, кош-кортлар, үсемлекләр турындагы китаплары  белән таныштырып  аларны балаларга  укырга тәкъдим итте һәм кайбер хикәяләрне укып та  киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International