Татарстанның халык язучысы

2019 елның 5 марты, сишәмбе

2 март көнне “Татарстанның халык язучысы”, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан язучының якташлары – Башкортостан Республикасы Благовар районы Үзәк китапханәсе “Еникине укыйбыз” акциясен үткәрү башлангычы белән чыкты. “Еникине укыйбыз” акциясенә Турай авылы китапханәсе дә кушылды.

Еники иҗатын яктырткан “Татар әдәбиятының морзасы”   дигән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә китапханәче З.Бәйрәмгалиева кыскача язучының тормыш юлы белән таныштырып үтте, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.  Укучылар әдипнең «Әйтелмәгән васыять», «Рәшә»,  «Гөләндәм  туташ хатирәсе», «Саз чәчәге» әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International