Балалар күңелендә китапка мәхәббәтне алар өчен аңлаешлы, кызыклы, тәрбияви китаплар аша тәрбияләргә тырышабыз. Татар әдәбиятында мондый китаплар башында, әлбәттә, Абдулла Алиш әкиятләре тора. Аның сертотмас үрдәге белән Нечкәбилен белмәгән бер генә татар кешесе дә юктыр. Ә 1996 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге балалар әдәбиятындагы күренекле хезмәтләре өчен аерым шәхесләргә һәм оешмаларга Абдулла Алиш исемендәге премия дә булдырды.
6 март көнне Республика күләмендә уздырылучы “Иң яхшыларны укырга вакыт: Абдулла Алиш премиясе Лауреатлары китапларын укыйбыз”дигән акциягә Бәзәкә китапханәсе дә кушылды һәм кычкырып уку үткәрде.
Китапханәче Ф.Башарова укучыларга Алиш биографиясе һәм иҗаты турында сөйләп үтте. Аннары башлангыч сыйныф укучылары премия Лауреатларының – Ш.Галиев, Х.Халиков, Җ.Дәрзаман, Ф.Яруллин, Э.Мөэминова, Р.Миңнуллин. Р.Корбан шигырьләрен һәм әкиятләрен, Л.Лерон, Р.Бәшәров хикәяләреннән өзекләр укыдылар, Г.Гыйльмановның “Самат батыр” китабындагы шигъри табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чара ахырында укучылар “Алиш варислары” китап күргәзмәсендә урын алган китаплар белән таныштылар һәм яздырып алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)