Балачак илендә

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Татар китапханәсе, 7нче мәктәп укучылары белән, «Иң яхшы уку вакыты: А. Алиш премиясе лауреатларының китапларын укыйбыз» Республикакүләм акциясенә кушылды.

Балалар, китапханәче ярдәме белән,А.Алиш премиясенә лаек булган татар язучы-шагыйрьләрен барладылар, аларның әсәрләреннән әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Ш.Галиев шигырьләре укылды, эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрелде. А.Алиш премиясенә ия булган “Ялкын”, “Салават күпере”журналлары, “Сабантуй” газетасы да балаларга тәкъдим ителде. УкучыларА.Алишның тормыш юлы турында да мәгълүмат алдылар, рәсемнәр буенча  әкиятләрен таныдылар, эчтәлекләрен сөйләделәр, язучының “Ана әкиятләре” сериясенәбагышланган буктрейлер карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International