7 нче март көнне Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Рәхмәтлемен сиң , хатын-кыз!” дип аталган ял кичәсе оештырдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А. гүзәл затларны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен әйтте. Сафина А. А. җыр, Зинатуллина Р.М. нәфис сүз белән бәйрәм котлавы ирештерделәр. Стариков В иң изге кешеләр-әниләребезгә багышланган шигырь сөйләде. Нәниләрдән Байрамов Илдар да шигырь сөйләп әбисен куандырды. Чараның кунаклары үзләре пешергән ризыклар куелган бәйрәм табыны артында чәй эчтеләр, төрле уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)