Хатын-кызга багышлана

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

8 март бәйрәме безнең илдә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. 7 март бәйрәме алдыннан Илнәт авылы китапханәсендә «Хатын-кызларга багышлана» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче балаларга әлеге искиткеч яз бәйрәме – 8 мартның ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Яз һәм әниләр турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Чара күңелле чәй эчү һәм яхшы кәеф белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International