Тарихи сәгать «Үз йолдызыңны кабыз”

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

12нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә очучы космонавт Советлар Союзы герое Ю.А. Гагаринның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Үз йолдызыңны кабыз” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде.

Китапханәче китап укучыларны очучының тормыш юлы белән таныштырды. Китап укучылар “Йолдызлы юл” китабыннан оучының әнисе А.Т. Гагаринаның “Улымның бала чагы”, хатыны В.И. Гагаринаның “Ул хыялланып кына калмады” истәлек-хикәяләрен, “ Гагарин һәм гагаринчылар” китапларыннан “Бу зур күк йөзе”, “Зур башлангыч” дигән бүлекләрен укыдылар. Тарихи сәгатьне йомгаклап китапханәче бу китапларда очучының тормыш юлыннан башка кызыклы хикәяләрне дә укырга тәкъдим итте һәм бер китапны  укырга да алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International