14 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә язучы - прозаик “Мәдәни җомга “ газетасының баш редакторы Вахит Имамовка 65 яшь тулу уңаеннан “Ул язар өчен яши “ дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче Сафина А.А. язучының тормышы, иҗаты турында сөйләде, китапханәдә булган, күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясады. “Утлы дала” тарихи романының, “Тозлы яра” повестенең, “Сөләйман солтан” кыйссасының кыскача эчтәлеге белән танышкач, бу китаплардан өзекләр, һәм “Ир канаты” китабыннан “Олапа“ хикәясен тулысынча укыдылар. “Тозлы яра“ һәм “Сөләйман солтан” китапларының эчтәлеген ошатып бер укучы аларны укырга да алды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)