Псков десантчыларының соңгы көрәше тарихка тугрылык, батырлык һәм каһарманлык үрнәге буларак кереп калды. 2 март көнне Камай авылы мәктәбендә әлеге вакыйгага багышланган “Үлемсезлеккә атлаган, рота” исемле батырлык дәресе уздырылды.
Китапханәче Галимуллина Г.М. десантчыларның батырлыгы турында сөйләде, 6нчы ротаның сугышчылары истәлегенә багышланган видеоролик күрсәтте. Балалар чечен сугышы турында язылган китаплар белән таныштылар, әлеге вакыйгага багышланган нәфис фильмнарны искә төшерделәр. Чечняда һәлак булган 6 нчы ротаның сугышчылары халык хәтерендә мәңге сакланачак.