Псәй авыл китапханәсе “Иң яхшыларны укырга вакыт”: Абдулла Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясендә катнашты.
Балаларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар белән А.Алишның “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, Л.Леронның “Әкиятче малай”, Г.Гыйльмановның “Самат батыр”, А.Гыймадиевның “Телефонлы кәҗә” китаплары укылды.