Әдәби викторина «Әкият патшалыгында үсемлекләр»

2019 елның 15 марты, җомга

14 март көнне Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия укучылар өчен «Әкиятләр патшалыгында үсемлекләр»дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде.

Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрдән өзекләр укып, аның исемен һәм авторын атадылар. Болар-Г. Х. Андерсенның «Дюймовочка», П. П. Бажовның «Малахитовая шкатулка», С. Т. Аксаковның «Аленький цветок», В. П. Катаевның "Цветик-семицветик», А. К. Толстойның «Буратино маҗаралары», Г. Х. Андерсенның «Снежная королева», С. Я. Маршакның «Двенадцать месяцев» һ. б. Шулай ук табышмакларга җаваплар бирделәр, ә җавапларны китапларда таптылар. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International