Хуш киләсең, Нәүрүз!

2019 елның 22 марты, җомга

Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн "Нәүрүз" дип аталган. 21 март көнне Песәй авылы мәктәбендә мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның иң изге йолаларының берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән алып баручы Әхмәтгәрәева Гөлнара таныштырды. Бәйрәмдә матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды, җырлы-биюле уеннар уйнатылды. Борынгы бәйрәмнең күңелле күренеше күрсәтелде: бу көнне балалар, өйдән өйгә йөреп, сый-хөрмәт җыйганнар, йорт хужасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, унышлар теләп йоргәннәр, Нәүрүзбикәне (китапханәче Рузалия Яраханова) чакырганнар. Кыш Бабай (Ситдикова Голнар) гына, китергә вакыты җитүгә карамастан,  Нәүрүзбикәгә үзенең биләмәләрен бирәсе килми. Шулай да тартыша торгач ул бирелә һәм китә. Бәйрәм тамашасы бик күнелле үтте.

Кадерле дуслар! Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чынга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International