21 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә “Язгы кәеф - шигърияттә” исемле шигъри кичә үткәрелде.
Шигърият, шагыйрьләр турында сөйләшеп алгач, һәркайсы үзе яраткан шагыйрьнең китабын алып күңеленә хуш килгән шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды. Кемдер лирик шигырьгә өстенлек бирсә, кайберсе сатирик стильдә язылганнарны укып тыңлаучыларның күңелен күтәрде. Күп еллар китапханәдә эшләгән Абзалова Рәисә апаның туган авылга багышлап һәм башка темаларга язылган шигырьләрен Сафина А.А. тамашачыга җиткерде. Авылда әле шигърияткә битараф булмаучы, үзләренең уй-хис, кичерешләрен шигырь юлларына тезүче кешеләрнең дә булуы ачыкланды. Шундыйлардан Минахметова Рәүҗидә апаның шигырьләрен Сафина А.А. укуында, тыңласалар, Тазова Рәзилә, Бадрутдинов Зөлфәр күңелгә үтеп керерлек иҗат җимешләрен үзләре тыңлаучыларга ирештерделәр. Һәрбер катнашучы бу очрашудан үзенә рухи азык алып, алга таба ешрак мондый чараларда катнашырга, аралашырга, җыелышып сөйләшергә дигән теләктә калды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)