21 нче март көнне Халыкара курчак театры көне. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. “Ләйсән” балалар бакчасы балалары өчен “Театр балаларга” исемле танып белү сәгате уздырды. Балаларны театр төрләре белән таныштырды. Театр һөнәрләре, уз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Курчак театрында курчакларны куллану ысулларын күрсәтте . Балалар үзләре дә курчакларны җанландырып , курчак театры уйнап карадылар.Соңыннан балаларга “Йомры икмәк” әкияте курчак театры аша күрсәтелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)