Сәйтәк авылы клубында “Әзерлек 01”

2019 елның 26 марты, сишәмбе

   23 нче март көнне Сәйтәк авылы клубында яшүсмерләр өчен “Әзерлек 01” исемле чара узды. Чараның максаты: яшүсмерләрне гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Бигрәктә халык күп җыела торган мәдәни ял итү урыннарында. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. катнашучыларны янгын вакытында  тәртип кагыйдәләре ,эвакуация планы белән таныштырды.Янгын чыгудан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте.Шулай ук бергәләшеп янгын сүндерү  җайланмасын  куллану кагыйдәләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International