Химик элементларның периодик системасы елы кысаларында, Үзәк китапханәдә 1нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен “Химия безнең тормышта” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды.
Балалар иң танылган химик элементларның үзлекләре, аларның кеше тормышында әһәмияте белән таныштылар, химик тәҗрибәләр үткәрүдә катнаштылар. Шулай ук балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, алтын, тимер һәм су турында мәкальләр һәм әйтемнәр әйттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)