Яз килә- Наүрүз килә!

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Татар Тәкәше авылында 23 март көнне  Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә бүген уйнап, җырлап, ярышып Нәүрүзбикәне каршы алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International