Сәйтәк авылы клубында язгы каникуллар

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

26 нчы март көнне Сәйтәк авылы клубында ,балаларның язгы каникулларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздыру максатыннан, алар өчен кәгазь  битенә рәсемнәр кисеп ябыштыру һәм мозаика ясау төрләре буенча мастер-класс уздырылды. Чара ТАССР ның  100 еллыгын билгеләп үтелүе кысаларында уздырылды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. эшләү  ысулларын аңлатты. Укучылар татар орнаментлары белән таныштылар. Шулай ук вак кисәкчекләрдән  мозаика ясау ысулларын кулланып туган як табигатен ясадылар. Һәрберсе  үз эшенә аңлатма биреп, бик тырышып башкарды.Материаллар юбилей елында күргәзмәгә урнаштырылачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International