17 нче марттан 27 нче мартка кадәр Сәйтәк авылы клубында “Сәламәтлек -зур байлык” девизы астында ункөнлек узды. Авыл халкына ун көн дәвамында тәҗрибәле инструктор ярдәмендә сәламәтләндерү массажы алу мөмкинлеге тудырылды һәм төрле яшьтәге унике авылдашыбыз бу мөмкинлектән бик теләп файдаландылар.
Ункөнлек кысаларында авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. яшүсмерләр өчен дә күп кенә чаралар әзерләде. “Наркомания -афәт ул” дип исемләнгән мәгълүмәти сәгать уздырды. Яшүсмерләрне кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштырып , наркоманияның килеп чыгу hэм таралу сәбәпләрен аңлатты. Яшьләрне тормышта дөрес яшәу рәвешен сайлап алу мөмкинлеге узлэреннән генә торганына инандырды. Төрле яшьтәге балалар өчен клуб залында төрле спорт ярышларында катнашырга мөмкинлек тудырылды. Һәрдаим чарада катнашучыларга зарарлы гадәтләр,сәламәтлекне саклау буенча мәгълүмәти кисәтмәләр таратылды.Сәламәтлек -зур байлык икәнлеген һәркем аңлагандыр дип ышанып калабыз..
.jpg)
.jpg)