Россиядә 2019 ел РФ Президенты Указы буенча Театр елы дип игълан ителде. Ә 27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Песәй авыл китапханәсендә Театр көне уңаеннан «Театр дөньясына сәяхәт"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче балаларга театрның тарихы, кызыклы фактлар турында сөйләде. Балалар бик теләп «Без театрда», «Әкият белгечләре» конкурсларында һәм уеннарында катнаштылар, «Игътибарлы укучы» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Алдан әзерләнгән музыкаль-театральләштерелгән тамашаны күрсәттеләр. Театр дөньясына сәяхәтебез кызыклы һәм күңелле тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)